Юбиляр шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән очрашу (16+)

18 май көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе педагогия көллияте студентлары өчен шәһәребездә яшәп иҗат итүче юбиляр шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән «Җиргә гашыйк шагыйрә» дип исемләнгән  очрашу кичәсе үткәрде.

Очрашуда китапханәче укучыларны шагыйрәнең иҗаты белән таныштырды. Аның чыгышы язучының иҗатын яктырткан электрон презентация белән үрелеп барды. Юбиляр үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, телгә, милли асылыбызга багышланган шигырьләрен укыды. Булачак укытучыларга, тәрбиячеләргә туган телебезгә карата балаларда мәхәббәт тәрбияләү буенча үзенең киңәшләрен бирде. Көллият студентлары шагыйрәгә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аның шигырьләрен укыдылар, Рәзинә Мөхиярнең «Кыңгырау чәчәкләре» музыкаль альбомыннан җырларын тыңладылар.

Очрашу бик күңелле узды һәм файдалы мәгълүматларга бай булды.

Рәзинә Мөхияр – тел галиме, профессор, филология фәннәре кандидаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, дәреслекләр, уку кулланмалары, гыйльми монографияләр, программалар, методик кулланмалар, бихисап фәнни-методик мәкаләләр авторы.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: